Борнашта Батырлык дәресе
Әлмәндәр авылы янгынга каршы аерым посты җитәкчесе Таһир Әхмәтов укучылар өчен Батырлык дәресе уздырды. Янгынга каршы көрәш бүлекчәсенең бурычлары, хезмәткәрләрнең вазифалары белән таныштырды.
Тормыштагы гыйбрәтле хәлләрдә, ут белән бәйле фаҗигаларда янгын сүндерүчеләрнең төрле вакытларда күрсәткән батырлыклары турында сөйләде. Дәрес азагында укучылар өчен янгын куркынычын кисәтү буенча инструктаж үткәрде, белешмәлекләр таратты. Әлеге дәрес “2019 ел – эшче һөнәрләр елы“ кысаларында узды. Бу хакта Борнаш урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фирдәвес Бикмурзина хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев