Борнашлылар хәтер яңартты
Борнаш авылында да өлкән буын вәкилләре хәтер барлады.
(9 май, "Апастово-информ").
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан бәйрәм һәм хәтер чарасы Борнаш урта мәктәбендә башланып китте.
Яшь буын патриотик чыгышларын бүләк итте, матур җырлар, шигырьләр өйрәнгән иде.
Борнаш авылы музеенда сугыш чоры елларын чагылдырган, Бөек Ватан сугышы ветераннарын барлаган почмак эшли. Музей җитәкчесе Искәндәр Минһаҗев шул еллар хакында сөйләп, укучыларны уйланырга, өлкән буынны хатирәләр барларга мәҗбүр итте.
Районның социаль фонд җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов авылдашларын район башлыгы исеменнән Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итте.
Ветеран укытучы, сугыш чоры баласы Сария апа Закирова тормышында күргән авырлыклар хакында сөйләп, укучыларны бүгенгенең кадерен белергә, тырышып укырга чакырды.
"Бәйрәм митинглары Әлмәндәр җирлегенә кергән 3 авылда да узды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелескка венок салынды һәм батырлар бер минут тынлык белән искә алынды", - ди Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев