Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнашта ифтар ашы узды

Районда изге рамазан ае уңаеннан бер-бер артлы ифтар мәҗлеләре оештырыла.

(7 апрель, “Апастово-инфоом”).


Борнаш авылында да мәҗлес бик матур узган һәм һәркемнең күңеленә хуш килгән. Биредә район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, мөслимәләр берлеге җитәкчесе Венера Сәгъдиева, авыл имамы Җәүдәт хәзрәт вәгазьләр һәм сурәләр укыганнар. Авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев, Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов авылдашларын бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен ирештергәннәр. Кунаклар барлык оештыручыларга, шул исәптән, читтә яшәсәләр дә, авылдашлары белән элемтәсен саклаган Илдар Ногманов, Фәнис Галәветдинов, Заһит Ногманов, Марат Вәлиуллин һәм башка теләктәшлек белдерүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев