Реклама
Җәмгыять
Борнашта - матур йорт
Борнаш авылында яшәүче Гыйльметдиновлар гаиләсе йортларын матур итеп бизәп куеп, авылдашларына да, үзләренә дә бәйрәм кәефе өстәгән.
(1 гыйнвар, "Апастово-информ").
Марат һәм Миләүшә Гыйльметдиновлар һәр ел саен Яңа ел алдыннан йортларын бизәп куя. Быел да төрле утлар җемелдәп, аларның өйләре ерактан ук балкып тора.
Гаилә матурлыктан тәм таба белә. Алар сәнгатьне дә үз итеп яши.
"Яңа ел - күңелле бәйрәм. Чыршы бизәп, йортыбызны матурлап көтеп алабыз аны. Яңа ел барыбызга да шатлык алып килсен", - диләр Гыйльметдиновлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев