Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Борнашта парлы гаиләләр кичәдә катнашты

2024 ел - Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Борнаш мәдәният йортында «Гаилә - гомер бишеге» дип исемләнгән кичә булып узды.

(29 гыйнвар, “Апастово-информ”). 
 



Биредә 45 ел бергә гомер иткән Шакировлар һәм 30 иңне иңгә куеп яшәгән Гыйльметдиновлар гаиләләре катнашты. Кичә күңелле дә мавыктыргыч та булды. 
Шәрифҗан һәм Дамирә Шакировлар, Марат һәм Миләүшә Гыйльметдиновлар мәдәни чаралардан бер дә читтә калмый. Алар матур итеп җырлый, спектакльләр уйный. Шат күңел белән гомер итәләр. Бу хакта мәдәният йорты мөдире Гөлүсә Җәләлиева хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев