Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бөтендөнья мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы уңаеннан Апас урта мәктәбендә “Игелек сандыгы” акциясе үткәрелде

Акция кысаларында балалар, ата-аналар һәм укытучылар игелек сандыгына күчтәнәчләр җыйдылар.

(12 декабрь, “Апастово-информ”).


Бер төркем укытучылар һәм укучылар җыелган күчтәнәчләрне Буа шәһәре картлар йортына тапшырып кайттылар. Апас мәктәбе коллективы һәм укучылар әзерләгән эчтәлекле концертны өлкәннәр бик сөенеп, күз яшьләре белән тыңладылар, һәр чыгышны алкышлар белән каршыладылар, күңелләрендә булган изге теләкләрен ирештерделәр. Якташлар үзләре дә туган якка музыкаль сәлам юлладылар. Өлкәннәргә күп тә кирәкми бит - аз гына игътибар, җылы сүз дә җитә. Алар үзләренә күрсәткән хөрмәт, күчтәнәчләр өчен кат-кат рәхмәтләр укып, моңсу гына елмаеп калдылар. Изге эшләр дәвамлы булсын!
Бу хакта Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев