Реклама
Җәмгыять
Боз Сараенда Апасның хоккей сөючеләр Лигасы Кубогына уеннар башланды
Бу сезонда барлыгы 10 команда көч сынашачак. Уеннар ТАССРның 100 еллыгы һәм районыбызның 90 еллыгы уңаеннан уза.
(11 октябрь,Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Апасның Хоккей сөючеләр Лигасы уеннарына тантаналы шартларда старт бирелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина барлык хоккейчыларга уңышлар теләп, беренче алканы уенга кертте.
“Барыгызга да хәерле уеннар, зур җиңүләр телим”, - диде ул.
Хоккейчыларга Карина Низаметдинова җитәкчелегендәге фигуралы шуу белән шөгыльләнүче кызлар да уңышлар теләде. Алар үзләренең бозда беренче биюләрен тәкъдим иттеләр.
“Алтын Алка” Боз Сарае җитәкчесе Ирек Яраханов белдерүенчә, уеннарда 10 команда катнашачак. Биредә Буа, Кама-Тамагы, Кайбыч районнары хоккейчылары да көч сынашачак. Апас районы данын Искей Йомралы авылының “Комета”, “Легион”, “Алтын Алка” Боз Сараеның “Титан” яшь хоккейчылары, Апасның “RED-BULL” һәм Кече Болгаер авылының “Альянс” командалары яклаячак.
Уен барышында коронавируска каршы барлык саклык чаралары күрелә. Бирегә килүчеләрнең тән температурасы үлчәнелә, куллар антисептик сыекчалар белән эшкәртелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев