Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бозлы суга төшеп киткән кызны коткарырга маташкан егет үзе дә батып үлгән

Биш һәм җиде яшьлек кызлар яр буенда йөргәндә, фаҗига килеп чыга.

Ангарск шәһәрендә кыз бала бозлы суга төшеп киткән. Аны коткарырга дип суга 28 яшьлек егет ташланган. Ләкин ул баланы да коткара алмаган, үзе дә һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Китой елгасындагы иске күпер янында була. Бу урында боз эреп бетмәгән. Шушы бозга ике кызчык чыга. Аларга биш һәм җиде яшь була. Кызларга тагын бер малай иярә. 

Язгы боз калынлыгы беренче сыйныфта укучы кыз баланы күтәреп торырлык булмый. Боз ярыла һәм бала суга төшеп китә. Бу хәлне узып баручы ир-ат күреп ала. Ул аска төшә һәм киемнәрен дә салмыйча суга керә. Тик егет озак йөзә алмый, ул Китой елгасы төбенә төшеп бата. 

Кыз бала бераз тыпырчына, тик ул тончыгып үлә. Баланың курткасына һава тулганга күрә генә, аның мәете су астына төшеп китми. Ир-атның мәетен әле дә тапмаганнар, урында водолазлар эшли.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/12-04-2020/bozly-suga-t-shep-kitk-n-kyzny-kotkaryrga-matashkan-eget-ze-d-batyp-lg-n-5735457

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев