“Брайт Парк” төзүчесе Казанга зыян салырга мөмкин
“Транснефть-Прикамье” “Брайт Парк” торак комплексы янындагы торбаүткәргечкә куркыныч тудыручы юл уңаеннан прокуратурага мөрәҗәгать итте.
(18 июль, “Апастово-информ”).
“Әлмәт-Горький-3” һәм “Әлмәт-Горький-2” магистраль нефть үткәргечләр өстеннән узучы юлның куркыныч тудыруы турында АО “Транснефть-Прикамье прокуратурага мөрәҗәгать итте. Компаниядә “Брайт-Парк” торак комплексы янындагы әлеге юлдан зур йөк күтәрелешле машиналар узу торбаүткәргечкә җитди зыян китерергә мөмкин дип саныйлар.
Бу оешманың баш инженеры урынбасары Эдуард Ишалин болай дип белдерде: “Әлеге юл астыннан 800 һәм 1000 мм.лы диаметрлы трубалар буенча нефть көчле басым белән бара. Хәзер биредән бетон ташучы зур машиналар йөри. Шуңа күрә, без төзүчеләргә юлны көчәйтү бурычын куйган идек. Ләкин, узган елның декабреннән бирле бернинди дә чара күрмиләр”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев