Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу – иң караңгы һәм иң озын төн булгандыр

Ана капиталы дигән әйбер авылларны төрле гаиләләргә баетты. Кемнәр генә кайтып урнашмады, кемнәрне генә авыл үз куенына сыендырмады.

Гөлбанулар күршесендәге йорт ничә еллар буш тора иде. Күрше карчыгы Әсма вафат булгач, анда торучы булмады. Балалары бер дә сатарга теләмәгән иде, ләкин һаман кайтып йөрмәгәч, төсен югалта башлады. Таралып яту булмас, дип аннары сатарга уйладылар. Бирегә 6 балалы гаилә кайтып урнашты. Тамырлары бу якларга бәйләнмәсә дә, юлы, мәктәбе бар, башкалага да, район үзәгенә дә якын дип, шушы авылны сайлаганнар. Бер оя эреле-ваклы балаларны күргәч, хатын да үзенең үткәннәрен искә алды.
Яңа күршесе икенче кабат тормышка чыккан. 2 бала белән толлык ачысын күтәреп, кабат үз куышын булдырган. Әле бик олы яшьтә булмаса да, Гөлбануга хөрмәт белән карый белә. Олыгайган көнендә яхшы күршеләр насыйп булуына сөенә ул. Балалары да шуны күреп үсәчәк бит. Ире дә тырыш кешегә ошаган. Аралашып яшәргә кеше булу да ни тора.
Ә Гөлбануның тормыш башкачарак булды. Язмышы катлаулырак.
Эреле-ваклы дүрт баланы үз куенына сыендыруның ни икәнен бүген бик яхшы аңлый Гөлбану. Тик яшьлегендә, Хәернаска икенче хатын булып барганда, алай игътибар бирмәгән иде. Хәер, төптән уйласа, әһәмиятен аңласа, ул бу адымны ясамаган да булыр иде. Бүген инде тормыш юлдашы вафат, балалар да төрлесе-төрле якка таралган, тик ул һәрбарчасының ихтирамын, кайгыртуын тоеп яши. Олы йөрәкле, бала җанлы булуының нәтиҗәсе аның үзенә дә игелек булып кайта.
Ерак еллар чоңгылында калган икән шул аның яшьлеге. Бу хакта уйларга тырышмаса да, кичләрен, барлык мәшәкатьләр бетеп, йортта тынлык урнашкач, бик еш кына искә төшкәли шул. Әле бер вакыйга күз алдына килә, әле икенчесе... Ул да түгел Хәернас белән булган шатлыклы мизгелләр күз алдыннан уза. Тормышы зарланырлык булмаса да, кыен чаклары да булган икән шул... Олы йөрәк барысына да түзгән, сабыр канатлары киң җәелеп, барысын да сыендырган.
Белде ул, Хәернасның да беренче хатынын оныта алмаганын, гомер буе аны сагынып яшәгәнен дә белде. Анысына түзде, үпкәләмәде, пинәләмәде, сабыр булды. Нишлисең бит, язмышка каршы барып та, аны үзгәртеп тә булмый.
Авыл халкы сөйләгәнчә, Хәернас беренче гашыйк булган кызына ук өйләнеп, бәхетле тормыш башлаган. Беренче мәхәббәт һәркемнең күңелендә саклана, башкалар югалткан ярларын сагынып, моңсуланып алганда, аның күңелендә бер горурлык хисе яши иде. Чөнки ул, тәүге ярын югалтмаган, чит-ятлар куенына тапшырмаган, аның белән бергә булган. Шуңа күрә сагыну, югалту ачысы да аны өчен ят була. Бик күп дусларыннан ул шул ягы белән аерылып тора. Һәрчак кояштай балкып йөрүнең дә сәбәбе шушы җаваплы мәхәббәт иде бугай дип сөйлиләр.
Тормыш түп-түгәрәк була алмый диюләре хак сүздер күрәсең... Ярты сүздән дә аңлашып, гөрләшеп яшәп ятканда, көтмәгәндә аларның ишеген кайгының иң авыры шакый. Район үзәгеннән кайтканда юл һәлакәтенә очрап, иртән үз аяклары белән чыгып киткән хатынының кичен җансыз гәүдәсен алып кайтып салалар. Авыр югалту. Гомерлек хәсрәт. Бу чакта Хәернас телсез дә, өнсез дә кала. Кинәт булган хәсрәтне кабул итүе бик авыр була аңа.
-Үзәкләрне өзеп, балалары елашты, үлемнең ни икәнен дә аңлап бетермәгән сабыйлар җансыз гәүдәгә барып сарылды. Ул да түгел Хәернасның кочагына килеп сыенды. Бу төн иң караңгы һәм озын төн булгандыр, - дип сөйләгәне истә калган әнисенең.
Бу мизгелләр мәңге үтмәс кебек тоелса да, вакыт үз агымын ала икән... Акрын гына аякка басарга, балалары хакын хаклап яшәргә туры килә Хәернаска. Сыгылган чакларында да сынмаска, баш имәскә ул үзендә көч таба.
-Ходай миңа Фәридәне сынар өчен генә, яратуның ни икәнен белү өчен генә җибәргән булгандыр. Бик яраттым шул. Ул минем тулы җаным иде, - дип юата ул үз-үзен.
Ир кешегә дүрт сабыйны аякка бастыру, аларга әни җылысын да бирү бик авыр була. Йорттагы карт кына әнисе дә инде балалар карар хәлдә түгел. Аның үзен карарга кирәк.
Дәвамы бар.
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: (ХИКӘЯ)