Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!

Гаилә мини-фермасы төзүчеләргә ничек субсидия алып була? Районда бүген 6416 шәхси хуҗалык һәм 2374 баш савым сыеры исәпләнә. Узган ел белән чагыштырсак, сыерлар быел 101 башка артты. Үз хуҗалыгында сыер тотучыларга дәүләт ярдәме соңгы 10 елда сизелерлек яхшырды. Әйтик, аларга былтыр терлек азыгы сатып алуга бер сыерга 3 әр мең...

  • Гаилә мини-фермасы төзүчеләргә ничек субсидия алып була?
    Районда бүген 6416 шәхси хуҗалык һәм 2374 баш савым сыеры исәпләнә. Узган ел белән чагыштырсак, сыерлар быел 101 башка артты. Үз хуҗалыгында сыер тотучыларга дәүләт ярдәме соңгы 10 елда сизелерлек яхшырды. Әйтик, аларга былтыр терлек азыгы сатып алуга бер сыерга 3 әр мең сумнан субсидия таратылды. Гомуми сумма- 7 миллион 880 мең сум. Халык әзерләүчеләргә 620 тонна сөт сатып, 111 миллион сум табыш алды. Нәселле, яхшы тана, сыер сатып алучыларга дәүләт бер башка 15 мең сум исәбеннән 75 мең сумлык субсидия бирде. Үз шәхси ярдәмче хуҗалыгында сыерлар санын арттырып гаилә мини-фермасы салучылар (андый тәвәкәлләр былтыр районда алтау иде) 1 миллион 200 мең сумлык субсидия алды. Бу программада ничек катнашып була-сорауларга район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин җавап бирә.
    -Бу программа шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ЛПХ) өчен генә гамәлдә, КФХ бу субсидияне ала алмый,-дип башлады ул сүзен.
    - 200 мең сумлык субсидия алу өчен нинди алшартлар куела?
    -Гаилә мини-фермасы яңа нигездә төзелергә тиеш. Төзелешне башлаганчы авыл җирлегендә, хуҗалык кенәгәсендә сезнең абзарда өч баш сыер басып торуы шарт. Субсидиягә документлар туплаганда төзелешнең яртысы төгәлләнүе хәлиткеч, аны 2016 елдан да соңга калмыйча башлавыгызны расларга туры киләчәк.
    - Төзелешенең яртысы төгәлләнгән булырга тиеш дигәнне ничек аңларга?
    -Аның нигез-каркасы, стеналары һәм идәне тулы әзерлек стадиясендә булырга тиеш.
    -100 мең сумлык субсидия дәгъвалау өчен шартлары нинди?
    -Бу очракта абзарыгызда кимендә ике сыерыгыз булырга һәм авыл җирлегендә, хуҗалык кенәгәсендә теркәлеп, исәптә торырга тиеш. .
    -Шуннан соң хуҗага нишләргә?
    -Безгә килергә, районнан комиссия чакыртырга кирәк. Гаилә мини-фермасы дәүләт программасына үтеп, сезнең банктагы шәхси исәпкә Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы аша субсидия кайткач, без сезне Апаска аерым чакырабыз. Акчагызны банктан алгач та төзелешне 6 ай дигәндә төгәлләргә кирәк. Ярдәмче шәхси хуҗалыктагы сыерлар саны да артып, бишкә яки сигезгә җитәргә тиеш. Кабатлыйм, яңа гаилә мини-фермасы төзүчеләргә 200 мең субсидия сыерлар саны кимендә 8, 100 мең сумлык субсидия кимендә 5 баш булган очракта гына рәсмиләштерелә һәм бирелә. Төзелешнең проект-смета документларын алдан ук әзерләп куегез. Субсидияне алгач та 5 ел дәвамында сыерларның баш санын киметергә ярамый. Бу таләп үтәлмәсә, субсидияне 6 айда дәүләткә кире кайтарырга туры киләчәк.
    - Гаилә мини-фермасы проектын гади авыл кешесе төзи белми ич инде?
    -Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәсәнов, инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Илдар Исламшинга мөрәҗәгать итегез, алар сезгә ярдәм итәчәк.
    -Субсидия дәгъвалаучы тагын нинди документлар тапшырырга тиеш?
    -Безгә килеп субсидиягә гариза яза. Шуңа шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасының паспорты, милек һәм җир кишәрлеген раслаучы документлар күчермәсе, 2017 елның 1 январена хуҗалык кенәгәсеннән выписка өстәлә. Төзелүче гаилә мини-фермасының проект-смета документлары, җир участогы, яңа мини-ферма урнашкан урыны җир планы да кирәк. Шуннан соң кимендә 50 процент эше тәмамланган гаилә-мини фермасы хуҗасы шуны раслаучы аерым гариза яза. Бу документлар буенча Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы (район авыл хуҗалыгы идарәсе), район башкарма комитетында расланып, өч яклы килешү рәсмиләштерелә.
    -Бүген авылларда субсидиягә дәгъва кылучылар күпме?
    -Без быел районда кимендә ун шәхси ярдәмче хуҗалыкка шундый ярдәм күрсәтергә ниятлибез. Кызыксынучылар үзләре яшәгән авыл җирлекләре, безнең идарә белгечләренә кичекмәстән мөрәҗәгать итсен иде. Аның шартлары безнең министрлыкның рәсми сайтында да бар. Төзелеш башларга теләүчеләргә Шыгайда Тәлгат Галиев төзегән ишегалды мини-фермасын барып карарга киңәш итәм, ул бик җыйнак, аз чыгымлы һәм заманча, күчермәсе дә катлаулы түгел.
    -Кеше үз ишегалдында икенче мини-ферма төзесә субсидия тагын биреләме?
    -Юк, хөкүмәт карарында андый мөмкинлек каралмаган.
    -Былтыр күпләп кош-корт сатып алучыларга да субсидия бирелде. Быел бу программа эшлиме?
  • - Былтыр Татарстанда җитештерелгән, дәүләт программасына кертелгән инкубатор-кош фабрикаларыннан кимендә 50 баш каз, үрдәк, күркә бәпкәләре, чебиләр сатып алучыларга 389 мең сумлык субсидия бирелде. Үз хуҗалыгында ат асраучыларга да терлек азыгы сатып алуга 597 мең сум субсидия кайтты. Быел бу программалар әлегә гамәлдә түгел. Хөкүмәт карары чыгу белән без авыл җирлекләре, "Йолдыз" газетасы, "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе аша аны алу тәртибен халыкка хәбәр итәчәкбез.
    Хөрмәтле укучыларыбызга менә шундый аңлатма. Тагын да сорауларыгыз калса, район авыл хуҗалыгы идарәсенә 21-3-54, 21-4-53, район башкарма комитетына 21-4-51, 21-3-57 телефоннары буенча шалтыратырга киңәш итәм.
    Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев