Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу тормышны яратып яшим

Караборнаш авылыннан Зәйнәп әби Җамалиева бик яхшы әңгәмәдәш булып чыкты. Үзенең тормыш юлын, хезмәт иткән елларын тәфсилләп сөйләп, гомер йомгагын кат-кат сүтте. - Сугыш елларында барыбыз да намус белән эшләдек. Хәлдән килми дип тормадык, урман да кистек, окоп та казыдык. Минем буем бәләкәйрәк иде, барыбер калышмадым, үземә тиешле норманы арттырып...

Караборнаш авылыннан Зәйнәп әби Җамалиева бик яхшы әңгәмәдәш булып чыкты. Үзенең тормыш юлын, хезмәт иткән елларын тәфсилләп сөйләп, гомер йомгагын кат-кат сүтте.

- Сугыш елларында барыбыз да намус белән эшләдек. Хәлдән килми дип тормадык, урман да кистек, окоп та казыдык. Минем буем бәләкәйрәк иде, барыбер калышмадым, үземә тиешле норманы арттырып үтәдем, - ди Зәйнәп әби.

Стальногорск ягында такта яру цехында да эшли ул. Сугыштан соң хуҗалыкта төрле эшләрдә катнаша. 3-4 гектар чөгендер алып эшкәртә. Тормыш иптәше, сугыш һәм хезмәт ветераны Шәриф абый белән 54 ел гомер кичерәләр. Аның вафатын авыр кичерә Зәйнәп апа. Бүген ул кызлары Мәдинә, Миләүшә, улы Ришат тәрбиясендә, оныклары уңышларына сөенеп, аларга изге догаларын юллап яши.

- Аягым ипсезләнеп китте әле, шуңа тимер таяклар белән генә хәрәкәтләнәм. Аңа кадәр йорт тирәсендә үземне бик яхшы йөртә идем. Колагым да яхшы ишетә, күзләрем дә әйбәт күрә, Ходайга бик рәхмәтле мин шушы яшемә кадәр җиткергән өчен, - ди Зәйнәп әби.

90 яшьлек олуг юбилее уңаеннан район башлыгы урынбасары Марат Нуриев аңа Рәсәй Президентының Котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Коштавылы авыл җирлеге башлыгы Хөҗҗәт Сабиров та бүләкләре белән сөендерде.

- Тормышларыбыз җитешле, балаларым кадерләп кенә торалар. Ил-көннәр тыныч, шөкер. Ил хуҗаларының безне искә төшерүләренә, онытмауларына рәхмәт. Бу тормышны бик яратып яшим, тагын килегез туган көн бәйрәмнәренә, - дип озатып калды безне Зәйнәп әби.

Гөлзада Гатауллина.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев