Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Буа картлар йортында тәрбияләнүче райондашлар Апаста узган бәйрәм чарасында катнашты

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан һәм район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән Буа картлар йортында тәрбияләнүче райондашларның туган якларына кайтып килү хыялы тормышка ашты.

(10 октябрь, “Апастово-информ”).



Өлкәннәр район мәдәният йортында узган бәйрәм чарасының кадерле кунаклары булдылар. Рәхәтләнеп өлкәннәргә багышланган бәйрәм концертын тамаша кылдылар. Соңыннан тәмләп чәйләр эчеп, тәм-томнар белән сыйланып алдылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Рассвет" үзәгенең өйгә барып ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Салавтуллина, районның ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина аларны өлкәннәр көне белән тәбрик иттеләр, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев