Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буа картлар йортында яшәүчеләр Апас моңнарын тыңлады

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында районның мәдәният хезмәткәрләре социаль яклау идарәсе белән берлектә Буада картлар йортында булып кайттылар. Биредә безнең якташларыбыз да яши. Туган нигезләреннән аерылган, сагыну ачысы белән гомер итәргә мәҗбүр булган 13 райондашыбыз аеруча дулкынланып каршы алды аларны. Картлар йортында яшәүчеләрнең барысы да бер гаилә булып, бик матур, эчтәлекле...

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында районның мәдәният хезмәткәрләре социаль яклау идарәсе белән берлектә Буада картлар йортында булып кайттылар. Биредә безнең якташларыбыз да яши. Туган нигезләреннән аерылган, сагыну ачысы белән гомер итәргә мәҗбүр булган 13 райондашыбыз аеруча дулкынланып каршы алды аларны. Картлар йортында яшәүчеләрнең барысы да бер гаилә булып, бик матур, эчтәлекле концерт программасы карадылар. Үзләре дә кушылып җырладылар, баянда уйнадылар, хис-кичерешләрен чыгышлары аша аңлаттылар. Рәхмәтләрен әйтеп, сәламнәрен җиткереп, тагын очрашулар көтеп калуларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев