Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Булдыксыз кияү, яки сеңлемнең уңышсыз никахы

Сеңлемнең үзенчәлекле мәхәббәт тарихы турында язарга булдым әле. Берничә ел элек Гөлназ бер егет белән танышты.

Ул егет шундый игътибарлы, акыллы иде. Сеңлемә көн дә чәчәкләр бүләк итте, рестораннарга йөртте. Сөйләшү манерасы да бик итагатьле иде. Кайвакыт хәтта шигъри юллар белән сөйләште. Нәтиҗәдә болар кушылып бергә яши башлады. Ләкин берзаман кияү дигәнем сәер гамәлләре белән шаккатыра башлады. Мәсәлән, юыну бүлмәсендә кран ватылгач, аны ул түгел, ә сеңлем алыштырды! “Нигә син, ә ул түгел?” – дигән соравыма сеңлем: “Аның үз эшләре бар, мин аны борчырга теләмим”, - диде. Икенче юлы аш бүлмәсендәге шкаф ишеге ватылгач, сеңлем иренә мөрәҗәгать иткән. Ә ул исә, игълан аша берәр мастер чакырт инде, дигән.   Шулай итеп, сеңлем игълан буенча мастер чакырткан. Ул егет өйдә ир кулы тимәгән барлык әйберләрне төзәткән, ясаган. Гөлназ аңа акча гына түләп калмаган, тәмле итеп ашаткан да әле. Бу хәлдән соң болар танышып китеп очраша башлады. Һәм менә ике ел инде матур гына яшиләр, балалары бар.    Кулына гомердә дә чүкеч тотып карамаган теге кияү һаман тиң ярын – идеаль хатын-кызны эзли икән...  

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=36811

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев