Буранлы көннәрдә кичләрен дә урамнарны кардан чистарталар
674
0
-Татарстан Президенты программасы буенча районга бүлеп бирелгән юллар чистарту, себерү, төрле йөкләр төяү, юлларны төзекләндерү өчен тиешенчә көйләнгән бер "КамАЗ", бер "Беларус" һәм бер махсус кече техника Апас урамнарын кышын кардан бик өлгер һәм вакытында чистарту өчен нәтиҗәле файдаланырга тиеш,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин. Бу заманча яңа техника...
-Татарстан Президенты программасы буенча районга бүлеп бирелгән юллар чистарту, себерү, төрле йөкләр төяү, юлларны төзекләндерү өчен тиешенчә көйләнгән бер "КамАЗ", бер "Беларус" һәм бер махсус кече техника Апас урамнарын кышын кардан бик өлгер һәм вакытында чистарту өчен нәтиҗәле файдаланырга тиеш,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.
Бу заманча яңа техника "Чиста район" оешмасына беркетелде. Шофер-механизаторлар Раил Гәрәев, Динар Төхвәтуллин, Илһам Гайнетдинов, Рим Шәфигуллин һәм бу эшкә җәлеп ителгән башка оешмалар техникасы бу буранлы көннәрдә кичләрен дә Апас урамнарын кардан чистарту белән мәшгүль. Шушы ук оешма көче белән узган атнада Апас урамнарыннан кар да төяп түгелде. Район үзәгендәге, Каратун авыл җирлеге территориясендәге урамнардагы 50 махсус мәйданчыкларга куелган 300 ләп контейнерга җыелган чүпләрне ТБО полигонына төяп озату һәм биредәге көчле техника белән үтиллләштерүне дә шушы ук ир-егетләр башкара.
-Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен саклагыз, машиналарыгызны урам юллары читләрендә калдырмасагыз иде,-диләр "Чиста юл" оешмасы шофер-механизаторлары. -Сезгә дә җайсыз, юлларны чистартканда, кар, чүп-чар төягәндә безгә дә техника һәм хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен үтәве авырлаша.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев