Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел Апас районы олы шәхесләрне югалту ачысын да кичерде

Югары Балтай авылында гомер иткән Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлилрахман абый Фәйзрахманов арабыздан мәңгелеккә китеп барды.

(27 декабрь, “Апастово-информ“).


Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафы һаман саен кими бара. Югары Балтай авылында гомер кичерүче Хәлилрахман абый Фәйзрахманов та әле күптән түгел генә вафат булды.
Хәлилрахман абый Фәйзрахманов илебезнең Ерак көнчыгышында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Ул 1943нче елда сугышка алынып, бары тик 1950нче елда гына туган якларына кире әйләнеп кайта.
Хөрмәтле ветеран сугышның бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, сугыштан соңгы елларда да туган ягында калып, районыбыз икътисадын ныгытуга зур өлеш керткән.
Безгә тынычлык бүләк иткән ветераннарның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев