Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быелгы сентябрь ниләр вәгъдә итә?

Сынамышлар белән танышыгыз.

Сынамышлар

* Сентябрьдә күк күкрәсә, көз — җылы, кыш карлы булыр.
* Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.
* Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.
* Пәрәвезләр күп очса, көз — җылы, кыш салкын килер.
* Яфраклар коелырга ашыкмаса, алда зәмһәрир кыш көтә.
* Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.
* Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса — соң килер.
* Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә — кыш озын булыр.
* Торналар югары очса, матур, җылы көз озак торыр.

Фенолог күзәтүләре

1 сентябрьдә нинди һава торышы торса, көз шундый булыр.
2 сентябрьдә җил көньяктан иссә — җылыга, көнчыгыштан иссә — эсселеккә, көнбатыштан иссә — яңгырга, төньяктан иссә — корылыкка.
3 сентябрьдә каен яфраклары саргаеп бетсә, әбиләр чуагы озак була, салкыннар соң килә.
4 сентябрьдә көн кояшлы булса, октябрь дә җылы килә.
5 сентябрьдә кичен томан төшсә, көннәр җылы торыр.
6 сентябрьдә яуган яңгыр — коры көз һәм киләсе елга муллык билгесе.
7 сентябрьдә төштән соң яңгыр яуса, ул озак вакытлы булыр.
8 сентябрьдә каен һәм имән яфраклары коелмаса, кыш суык булыр.
9 сентябрьдә күктә өер-өер болытлар күренсә, кыска вакытлы яңгырлар явып узар.
10 сентябрьдә чикләвек күп, гөмбә аз булса, кыш карлы һәм суык булыр.
11 сентябрьдә торналар җылы якка китсә, кыш иртә килер.
12 сентябрьдә пәрәвез үсемлекләргә чорналса, көннәр җылы торыр.
13 сентябрьдә көньяктан искән җил солы уңышының мул булуына ишарә.
14 сентябрьдә кояш кызарып баеса, көннәрне
суы­та.
15 сентябрьдә кичен җил көчәеп, юнәлешен үзгәртсә, һава торышы бозылыр.
16 сентябрьдә иртән томан төшсә, коры, аяз көннәр көтегез.
17 сентябрьдә иртән яңгыр яуса, төшкә кадәр туктар.
18 сентябрьдә урманда миләш аз икән — октябрь коры, күп булса, яңгырлы килер.
19 сентябрьдә иртән агачларда бәс күренсә, кыш карлы булыр.
20 сентябрьдә чыршы, нарат күркәсе күп булса, киләсе елга сабанашлык культуралары, борчак һәм кыяр уңар.
21 сентябрьдә куяннар тунын акка алыштыра башласа, тиздән кыш җитә дигән сүз.
22 сентябрьдә черкиләр күренсә, кыш җылы килер.
23 сентябрьдә гөмбә күп икән, кар аз булыр, яки киресенчә.
24 сентябрьдә кырмыскалар ояларын биек итеп өйсә — кыш суык булыр.
25 сентябрьдә җил тынмыйча һәм юнәлешен үзгәртеп иссә, һава торышы бозыла.
26 сентябрьдә көнчыгыштан искән җил юнәлешен көнбатышка үзгәртсә, яңгырлар килер.
27 сентябрьдә көнбатыштан җил берничә көн рәттән иссә, һава торышы бозыла.
28 сентябрьдә торналар китсә, өч атнадан беренче суыклар килә.
29 сентябрьдә җылы якка китмәгән сыерчыклар күрәсез икән, октябрь дә җылы килер.
30 сентябрьдә торналар очса, Покрауда (14 октябрь) суык булыр.

 

 

Автор: Ләйсән Якупова

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/calendar/2023-09-01/byelgy-sentyabr-nil-r-v-g-d-it-3415261

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев