Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел беренче ашлыкны Дәүләки бүлекчәсе кырыннан Расыйл Ибләминов китерде

- Быел 18 июльдә иң беренче ашлык-көзге бодайны агрофирманың Дәүләки бүлекчәсе кырыннан Расыйл Ибләминов китерде. Аңа һәм икенче-өченче булып быелгы уңыш китергән шоферларга конверт белән акчалата бүләгебезне директорыбыз Александр Горохов зурлап тапшырды. Бу эш сезонына әзерлегебез яхшы-бик көчле җил чыгып, бер бина-ангарның түбәсенә зыян килгәч, аны 5 сәгать дигәндә яңартып...

- Быел 18 июльдә иң беренче ашлык-көзге бодайны агрофирманың Дәүләки бүлекчәсе кырыннан Расыйл Ибләминов китерде. Аңа һәм икенче-өченче булып быелгы уңыш китергән шоферларга конверт белән акчалата бүләгебезне директорыбыз Александр Горохов зурлап тапшырды. Бу эш сезонына әзерлегебез яхшы-бик көчле җил чыгып, бер бина-ангарның түбәсенә зыян килгәч, аны 5 сәгать дигәндә яңартып куйдык. Киптергеч-җилгәргечләр, ашлык үлчәү-күчерү механизмнарыбыз сәгать кебек эшли, кайткан ашлык тәүлек буе эшкәртелеп, тиешенчә саклауга куела,-дип хәбәр итте Каратун ашлык кабул итү предприятиесе сыйфат лабораториясе җитәкчесе Зөлфирә Дәүләтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урожай2015