Быел район балалары мәктәпкә бердәм мәктәп формасыннан барачаклар
1 сентябрь якынлашканда хәзер әти-әниләр "балага нәрсә кидерергә" дип баш ватмыйлар. Бердәм мәктәп формасы кертелгәннән бирле бу мәсьәлә хәл ителде. Хәзер ата-аналарның бурычы - баланы мәктәп формасы белән тәэмин итү. Балага нәрсә кидерим дип баш ватканчы, бер тапкыр костюм сатып алуың күпкә җиңелрәк бит. -Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә,...
1 сентябрь якынлашканда хәзер әти-әниләр "балага нәрсә кидерергә" дип баш ватмыйлар. Бердәм мәктәп формасы кертелгәннән бирле бу мәсьәлә хәл ителде. Хәзер ата-аналарның бурычы - баланы мәктәп формасы белән тәэмин итү. Балага нәрсә кидерим дип баш ватканчы, бер тапкыр костюм сатып алуың күпкә җиңелрәк бит.
-Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, мәктәпләрдә бердәм мәктәп формасы кертү каралган. Әти-әниләр һәм мәктәп һәр ел саен формаларның үрнәген карап, тегүче фирмалар белән белән килешү төзибез. Үзебезнең Татарстанда менә дигән тегү фирмалары бар. Формалар укучыларга ошый, ел дәвамында яратып кияләр, - ди Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова.
Мәктәп формаларын башлангыч сыйныфларга Чаллы фабрикалары тексә, 5-11 сыйныфларга Казан фабрикалары җитештерә икән. Ничә елдан бирле бердәм мәктәп формасыннан йөргән югары сыйныф укучылары белән дә сөйләшергә туры килде. Һәркайсының үз фикере.
Әдилә:
- Бердәм формага ияләндек инде, барыбыз да да бер төрле кием булгач та уңай. Быелгы формалар аеруча ошады. Итәкләрнең озынлыгы тезгә кадәр, "карандаш" булуы модный.
Карина:
- Джинсы чалбар киясе килгән чаклар була инде, бердәм форма булгач берни эшләр хәл юк. "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә чыгарылыш сыйныфларга карап торасың да, күлмәк һәм алъяпкычлар белән матур күренәләр. Әниләребез дә мәктәптә укыганда шулай киенгәннәр бит.
Әйе, шул, өлкәнрәк буынның кайсы белән сөйләшсәң дә бердәм форманың яңадан кайтарылуын хуплыйлар гына. Мөнирә ханым ике бала укыта, балаларының яшь аралары күп булмагач, апасыннан калганны сеңелесе дә кия икән. "Хәзер формалары бик тузмый бит, блузкаларны гына яңартабыз. Яңа алынган форманың ошамаган җире була икән, аны үзебезчә, фасонын бозмыйча гына төзәтеп тә куябыз. Хәзер яшьләр таләпчән бит", - ди ул.
1 сентябрьдә барлык укучылар да җайлы, заманча, бердәм мәктәп формасыннан укырга киләчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев