Быел Апас районында иң беренче булып Зөлфәт Гаптрахманов һәм Энҗе Аллаярова кавышты
Зөлфәт - Зур Күккүз авылы егете, Казан аграр университетында белем ала. Энҗе - Кайбыч районы, Зур Русак авылы кызы. Шулай ук башкалада укый. Яшьләр 3 гыйнварда Зур Күккүз авылы мәдәният йортында тантаналы шартларда язылыштылар. Кызыл туйларын билгеләп үтүче Зөлфәт белән Энҗегә бик күп изге теләкләр әйтелде, әти-әниләренең фатихасы бирелде. Соңыннан...
Зөлфәт - Зур Күккүз авылы егете, Казан аграр университетында белем ала. Энҗе - Кайбыч районы, Зур Русак авылы кызы. Шулай ук башкалада укый. Яшьләр 3 гыйнварда Зур Күккүз авылы мәдәният йортында тантаналы шартларда язылыштылар. Кызыл туйларын билгеләп үтүче Зөлфәт белән Энҗегә бик күп изге теләкләр әйтелде, әти-әниләренең фатихасы бирелде. Соңыннан алар Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә төзелгән обелиск янына чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев