Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел студентлар алда

-Язгы кыр эшләрен быел 10 апрельдән башладык,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.-Былтыр беренче агрегат кырга 20 апрельдә чыккан иде. -Районның барлык чәчү җирләре 63451 гектар тәшкил итә. Быел язын бөртеккә 7150 гектарда бодай, 7316 гектарда арпа, 1813 гектарда кукуруз,1050 гектарда борчак чәчеләчәк. -Узган көздә чәчеп калдырылган 4086 арыш,...

-Язгы кыр эшләрен быел 10 апрельдән башладык,-ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.-Былтыр беренче агрегат кырга 20 апрельдә чыккан иде.

-Районның барлык чәчү җирләре 63451 гектар тәшкил итә. Быел язын бөртеккә 7150 гектарда бодай, 7316 гектарда арпа, 1813 гектарда кукуруз,1050 гектарда борчак чәчеләчәк.

-Узган көздә чәчеп калдырылган 4086 арыш, 7977 гектарда чәчелгән бодай кышны яхшы чыкты. Уҗымнар мәйданы 12063 гектар булуы уракны вакытында башлап, ритмлы алып барырга ярдәм итәчәк.

-Терлек азыгына быел 28953 гектар мәйдан бирелә. Шуның 17702 гектары күп еллык үләннәр. Быел аларның артык картайган өлеше сукаланып яңартылачак. Чәчүлеген үзебез әзерләдек.

-Техник культуралар быел 5115 гектар мәйданда чәчеләчәк. Шуның 2935 гектарын шикәр чөгендере, 1270 гектарын рапс тәшкил итәчәк. Май алу өчен быел 910 гектарда көнбагыш чәчү дә язгы кыр эш планына кертелде.

-Бу көннәрдә районда 80 агрегат дым каплау, 60 агрегат культивацияләүдә эшли. Басуларга барлыгы 55 чәчү агрегаты чыгачак.

-10 апрельдә районга очып килгән АН-2 самолеты бу сезонда 10000 гектарга якын мәйданда уҗымнарны һавадан тукландыру үткәрәчәк.

Районда дым каплауга иң беренче булып Апас аграр көллияте чыкты. Апастан Ирек Хөснетдинов, Тутай авылыннан Илнур Минаҗетдинов, Шонгатыдан Рәмзил Гыйльманов, Җидекизләүдән Азат Афанасьев, Азбабадан Илназ Сөнгатуллин, күрше районның Чәчкаб авылыннан Апаска килеп укучы Марсель Сибгатуллин басуда үзләре ремонтлаган техникада эшлиләр. Заманында Апас көллиятендә Илназның абыйсы Илдар да укып чыккан. Игенчеләр династиясе әнә шулай дәвам итә. Мастер-укытучылар Азат Хәйруллин белән Фәнис Зарипов, көллиятнең өйрәнү хуҗалыгы идарәчесе Иршат Гыйлаҗев студент игенчеләрнең бик тә тырыш, тәртипле булуларын әйтәләр.

-Ирек Хөснетдинов әтисе Рөстәм кебек үк төгәл. Тимер эшен ярата, ул эретеп ябыштыру остасы да әле. Илназ Сөнгатуллин көллияттә уку дәверендә язгы кыр эшләрендә өченче ел рәттән катнаша. Техниканы бик яхшы белә, менә дигән булачак механик ул безнең.- диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев