Быелгы “Чаңгы сезоны” декабрьнең соңгы атнасында ачылачак
Сезонны Апас буасы янәшәсендә яңа төзелүче "Яр буе" ял-сәламәтләндерү спорт зонасында ачу планлаштырыла Район яшьләр эше һәм спорт комитетыннан хәбәр итүләренчә, быел кышкы сезонны шулай итеп яңача һәм яңа урында тантаналы итеп ачу күздә тотыла. Районда чаңгы яратучылар бик күп. Яңа төзелүче "Яр буе" ял-спорт комплексында махсус яктырткычлар куелган, тиешенчә...
Сезонны Апас буасы янәшәсендә яңа төзелүче "Яр буе" ял-сәламәтләндерү спорт зонасында ачу планлаштырыла
Район яшьләр эше һәм спорт комитетыннан хәбәр итүләренчә, быел кышкы сезонны шулай итеп яңача һәм яңа урында тантаналы итеп ачу күздә тотыла.
Районда чаңгы яратучылар бик күп. Яңа төзелүче "Яр буе" ял-спорт комплексында махсус яктырткычлар куелган, тиешенчә җиһазланган чаңгы трассасы да урнашачак, чаңгыларны прокатка алу, җылыну, тамак ялгап алу өчен кирәкле шартлар да булдырылачак дип фаразлана. (0+)
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев