Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Чәчәкләр белән йокларга ятам, алар белән торам»

Тирә-юньнең бөтен матурлыгын күңеленә гөлләмәләр итеп үреп, янәшәдәгеләргә яктылык, нур, яхшы кәеф өләшә Мөслимә апа Сәйфетдинова.

Бер дә тик торырга яратмый, бик җитез, өлгер, булдыклы ул. Гел хәрәкәттә, аралашуда булырга тырыша. Көнгә чыккач мең төрле татлы хыяллар белән яна. Аларны тормышка ашырганчы көн үтеп, төн уртасы җиткәнне сизми дә кала. 
Мөслимә апаның капка төбеннән үк җәй чәчкәләре каршы ала. Купшы чәчәкләр ишегалдында да зур мәйданчык хасил иткән. Тәрәз төбен исә бүрек-бүрек яраннар бизи. 
-Матурлыкка гашыйк кеше мин. Чәчәкләрне бик яратам. Чәчкә-гөлләргә мәхәббәт әнидән үк килә. Иртә яздан – апрель азагы, май башында ук чәчәкләрнең үсентеләрен утыртам. Розаларны да күптән үстерәм. Тәлгәш-тәлгәш чәчәкләре бар ишегалдына хуш ис тарата. Бакчамда 20 төргә якын чәчәк бар. Иртә белән торгач ук алар белән сөйләшәм, сулар сибәм, төпләрен йомшартып, чүпләрен утыйм. Алар белән йокларга ятам, алар белән торам. Күңелемә рәхәтлек бирә, - ди Мөслимә апа. 
Рәт-рәт тезелгән лилияләр, гортензияләр, розалар, петунияләр, канәфер, миләүшәләр, бәрхет гөлләре бар да шау чәчәктә. Хуҗабикәнең уңганлыгын сөйләп, акрын гына җилдә тибрәләләр. Яшелчә бакчасында исә карбыз, кавын, кәбестәләр тиздән уңышлары белән сөендерәчәк. Карлыганнар да тәлгәш-тәлгәш чиләккә коела. 
-Иң яраткан чәчәкләрем розалар. Ак, кызыл, ал, сары төстәгеләре үсә. Иң беренче утырткан розама инде 30 еллап бар. Әле дә чәчәкләре белән сөендерә. Шулай ук лилияләрнең чәчәк атуын көтеп алам. Су сибәм дә, игътибарымны бүләк итәм. Ашламалар белән мавыкмыйм, - ди чәчәкләр хуҗабикәсе. 
Хуҗалыкта һәр нәрсәнең үз урыны бар. Чисталык-пөхтәлек күзгә ташлана. Өйдә эшләргә дә, дуслар белән аралашырга да, ярдәмгә барырга да вакыт таба ул. Дусларның да үзе ише ышанычлыларын, ихлас, изге күңелле, гади һәм гаделләрен сайлаган. Барчасыннан хөрмәт, ихтирам һәм игътибар тоеп яши. Үзе дә алар дигәндә җанын бүлеп бирегә әзер. 
-Мин – ябалак, көннең икенче яртысында, төнлә эшләргә яратам. Кич җитү белән кул эшләренә алынам. Алмазлы мозаика белән картиналар чигәм. Зур сабырлык таләп итсә дә, тынычландыра, күңелгә рәхәтлек өсти, хезмәтнең нәтиҗәсе сөендерә. Бу эш белән 5-6 ел шөгыльләнәм. Яраткан дусларыма, туганнарыма, оныкларыма туган көннәренә бүләк итәм, - ди ул. 
Мөслимә апа озак еллар мәдәният бүлегендә эшләде. Аны белмәгән, күрмәгән, танымаган кеше юктыр. Бүген дә элеккеге хезмәттәшләре сагынып хәлен белергә, яшьләр киңәшкә килә. 
- 1974 елның февраль аенда Болынбалыкчы мәдәният йортында директор булып эшли башладым. Аннан мәдәният бүлегенә эшкә чакырдылар. 36 елдан артык биредә эшләдем. Тынгысыз булса да, бик күңелле, мавыктыргыч хезмәт юлы уздым. Сагынып искә алам, - ди Мөслимә апа. 
Бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән ул. 
Тормыш иптәше Илдар абый Сәйфетдинов башкаруындагы “Игезәк тапты хатыным” җырының герое, 3 бала әнисе Мөслимә апа кызы һәм уллары белән дә горурланып яши. Алар дә әти-әниләре салган тәрбия нигезендә матурлыкка, тормышка гашыйк һәм бар кешегә дә изге ният белән яшиләр. 
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев