Чаллы шәһәрендә “Апас” якташлык җәмгыятенең очрашуы узды
Анда Апас районыннан делегация дә катнашты.
(17 апрель, “Апастово-информ”).
Чаллы шәһәрендә 1998 елда “Апас” якташлык җәмгыяте оешкан һәм ул бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләп килә. Очрашуда Казанда урнашкан “Апас” якташлык җәмгыяте вәкилләре дә бар иде. Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлык җәмгыятенең җитәкчесе Марат Нуриев кунакларны котлап, бүләкләр тапшырды.
Очрашуда шулай ук апаслылар да катнашты. Район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләде.
Чаллы шәһәрендә якташларыбыз күп яши. Биредә Болгаер авылыннан гына да дистәләгән кеше биредә тормыш итә.
Очрашу бәйрәме бик җылы һәм күтәренке рухта узды. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев