Чаңгы шуу үзәге янәшәсенә наратлар утыртыла
Бу изге эштә иганәчеләр, тумышлары белән Урта Балтай авылыннан булган Рафаэль Зәйнетдинов һәм Булат Җамалиев ярдәм итә.
(16 ноябрь, “Апастово-информ”).
Бүгенге көндә чаңгы шуу янәшәсендә 10 мең төп нарат утырту эшләре бара. Үсентеләрне җирлегебезгә иганәчеләр, тумышлары белән Апас районыннан булган Рафаэль Зәйнетдинов һәм Булат Җамалиев алып килә.
“Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агачлар утырту – изге эш. Тиздән бу агачлар үсеп китәр һәм спорт сөючеләрне каршы алып, озатып та калыр. Иганәче-райондашларыбызның бу күркәм адымы, ярдәме өчен без чиксез рәхмәтле”, - ди районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев