Черкен авыл җирлеге тыл ветераннарын котлады
Җирлектә яшәүче ветераннарга якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан район җитәкчелегенең бүләкләре тапшырылды.
(27 апрель, “Апастово-информ”).
Табар Черкене авыл җирлеге башыгы Рифкать Ибәтуллин һәм Черкен мәктәбенең яшьармиячеләре өлкәннәрнең өйләрендә булды. Алар ветераннарның сугыш чоры елларында Җиңү көнен якынайтуда фидакарь хезмәтләре өчен чиксез хөрмәтләрен һәм рәхмәтләрен белдерделәр. Шулай ук район башлыгының Котлау открыткасын һәм җитәкчелек исеменнән күчтәнәч-пакетлар тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев