Реклама
Җәмгыять
Чернобыль афәтеннән зыян күрүчеләр арасында апаслылар да булган
Бүгенге көндә аларның бишесе исән.
(27 апрель, “Апастово-информ”).
Районыбыздан 18 кеше Чернобыль вакыйгалары шаһитлары булган. Алар электр станциясендә атом-төш һәлакәтенең Җир шарына таралмавы, бу афәтне йөгәнләүдә турыдан-туры катнашкан. Бүгенге көндә Чернобыльчеләрнең бишесе генә исән.
Район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов, җирлек башлыклары аларның өйләрендә булдылар, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырдылар, өлкәннәрнең хәлләрен белештеләр.
Кильдураз станциясеннән Илдар абый Шиһабиев, Чирмешән авылыннан Таһир абый Вафин, Идрәздән Сәрдәр Гыйззәтуллин, Ябалактан Гөлфирә апа Гайнетдинова, Апастан Фәрит абый Заһидуллин – әлеге коточкыч вакыйганың тере шаһитлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев