Чагин: Конституциягә төзәтмәләр эшче һөнәрләрен мактаулы итәчәк
Илебезнең төп законында гражданнарның хокуклары язылып куелачак.
(8 июнь, “Апастово-информ“).
Россия Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән Конституциягә төзәтмәләр гражданнарның хезмәт хокукларын яклаячак, димәк, эшче һөнәрләрнең престижы һәм популярлыгы артачак. Шундый фикер белдерде “Татар-информ“ матбугат агентлыгына НП“КАМАЗ-Автоспорт“ директоры Владимир Чагин.
Ул шулай ук, гамәлдәге Конституция илебез үзгәрешләр кичергән вакытта барлыкка килгәнен һәм анда кешенең роле зур булмаганын да билгеләп үтте. Шул вакыттан бирле дәүләтебез приоритетлары, шул исәптән, эшче һөнәрләрнең кыйммәте күпкә артты.
Мин бу юнәлешне хуплыйм. Бу төзәтмәнең төп максаты, һичшиксез – эшче һөнәрләрнең популярлыгын арттыру. Бу җитештерүчәнлек вәкилләре буларак безнең өчен бик мөһим. Мин спорт дөньясынннан булсам да, без үзебез спорт җиһазларын эшлибез, чөнки, без җитештерүче коллектив. Шуңа да, боларның барысы да – эшче һөнәрләрнең престижын күтәрәчәк“, - дип басым ясады ул.
Аның сүзләренчә, эшче һөнәрләргә ихтыяҗ арту – эшчеләрнең хөрмәте һәм хокуклары яклавы турындагы төзәтмә ярдәм итәчәк.
“Эш бирүче хезмәткәрне авыр шартларга куярга тиеш түгел. Бу аеруча үзизоляция режимыннан соңгы чорда мөһим булачак. Бу вакытта экономиканы яңадан торгызырга һәм гадәти тормышка кайтырга кирәк була“, - дип аңлатты Владимир Чагин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев