Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чаллыда коляскада утыра торган инвалид егеткә армиягә чакыру килгән

Чаллыда яшәүче 28 яшьлек Сергей С. бу көннәрдә хрби комиссариат белән мәсьәләләрне хәл итә.

Ул балачактан инвалид. Бу турыда "Челнинские известия" яза.

"Миңа повестка килде, шаккаттым. Туганнан бирле беренче төркем инвалид мин, ДЦП бар, коляскада йөрим. Балалар йортында яшәгән чакта ук хәрби комиссариатка документлар бирелгән. Шушы көннәрдә генә медкомиссия узарга кушылган повестка килде, аннары шалтырата башладылар. Хәзер мин качып йөрүче булып саналам, миңа тикшерү бүлегенә барырга кирәк. Соңрак ачыкланганча, минем шәхси эшем папкасы югалган, аннары табылган, эчендә документлары гына булмаган", - ди ул.

Гыйнварда Сергейга 28 яшь тулган, ләкин аңа "ак" хәрби билет бирмәгәннәр. 

"Хәзер сукырлар җәмгыяте ярдәм итә, военкомат вәкиле белән очрашу булды. Миңа ярдәм итәргә ышандырдылар", - ди ул.

Сергей С. ятим, анасы аны бала тудыру йортында ташлап калдырган. 18 яше тулгач, ул интернатка китми, үзе мөстәкыйль яши башлый. Дәүләт сертификатына пенсиядән җыйган акчаларын кушып, ике бүлмәле фатир ала. 

«Челнинские известия» Сергей турында язгач, аңа диспетчер эше тәкъдим итәләр. Аннары Сергей үз анасын таба - хатын аңа үзе шалтырата. Алар аралашып, бер-берсенә ярдәм итеп, яши, бергә ял итәләр, диелә хәбәрдә.
 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/callyda-kolyaskada-utyra-torgan-invalid-egetka-armiyaga-cakyru-kilgan-5853307

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев