Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Чәчәк кебек яшим хәзер”

Олы Бакырчы авылыннан Фәүзия әби Билалова 90 яшьлеген “Минем кебек рәхәттә яшәүче бармы икән“, дип сөенеп каршылады.

(18 декабрь, “Апастово-информ”).


Бүгенге көндә хасияттә гомер итсә дә, сугыш елларында, сугыштан соңгы елларда ачлы-туклы, ялангачлы тормышын онытмаган әби.
“Бер кабым ризык та ашамаган көннәрем булды. Кечеткән, урмандагы зәрдә яфраклары - берсе дә калмады. Шулар белән тамак ялгап үстек. Барысына да түздек, сабыр иттек”, - ди ул.
Яшьтән үк урман кисәргә җибәргәннәрен, колхоз эшендә тир түккәннәрен - барысын да искә алды.
Фәүзия әби биш бала тәрбияләп үстергән. “Минем кебек рәхәттә яшәүче тагын бармы икән дип, балаларын, оныкларын, киленнәрен - барысын да мактап узды ул.
Авылдашларының үзенә карата чиксез хөрмәтен дә телгә алды.
90 яшьлеге уңаеннан Фәүзия әбине котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев килделәр. Алар әбигә Рәсәй Президентының, район башлыгының ихлас теләкләре язылган Котлау открыткаларын тапшырдылар, чәчәк бәйләменә күмделәр, җылы юрган бүләк иттеләр.
“Шушы чәчәк кебек матур яшим хәзер мин”, дип сөенеп кат-кат рәхмәтләрен әйтте әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев