Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Чәчәкләр балачак төсе булып үсә“

Иске Йомралыдан Алсу һәм Динар Хәйруллиннарның матурлык дөньясы урам яктан ук башлана.

(28 октябрь, “Апастово-информ“).


Бакчаларында бүген дә каен җиләге кызарып утыра. Помидорлар уңыштан сыгылып төшкән. Хуҗа белән хуҗабикә барына да өлгерә.

“Әнием Гөлчирә матурлык, чәчәкләр арасында үстерде. Күп вакытыбыз табигать кочагында узды. Хәзер дә шул матурлыкка омтылып яшибез. Минем бәхеткә тормыш иптәшем Динар да табигатькә, чәчәкләргә, шигърияткә гашыйк кеше. Балаларыбыз да үзебезгә ошаган. Алар да булыша. Урамдашларыбыз, күршеләребез искиткеч кешеләр. Алар белән шулай матурлыкка сокланып самавыр чәйләре эчәбез“, – ди Алсу.

Үсентеләрне алар үзләре өйдә утырталар, күбесен теплицада үстереп чыгаралар. Утырту тәртипләрен сызып, хозурланып, бер-берсен тулыландырып эшлиләр. Чәчәкләрнең дә артык купшыларын түгел, гадиләрен утырталар. Күбесе балачак төсе булып үсә. Матурлык дигәндә вакыт белән дә исәпләшмиләр. Хәтта төн уртасына кадәр бакчада йөргән, ут яктысында эшләгән көннәре дә бар икән. Ишегаллары шау чәчәккә күмелгән. Капканы ачып керүгә үзең дә сизмәстән: “күз тимәсен”, дип куясың.

–Иң яраткан чәчәгем – флокс. Исе дә тәмле, үзе дә матур. Интернетлардан өйрәнеп, аны икенче тапкыр чәчәк арттыру турында да хыялланабыз. Иске чәчәкләрен өзгәч, соңрак тагын бөреләнә дип укыдым әле. Икенче елга кулланып карарга исәп, – диде Алсу Хәйруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев