Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чәчәкләргә берни тиңләшми

-Минем барлыгымны күреп-белеп торучы ил башлыгы Путинга рәхмәт ирештерегез, яме,-дип каршылады 90 яшьлеген күршеләре, аны кадер-хөрмәттә яшәтүче туганнары белән бергә әзерләгән мул сыйлы табын түрендә утырган Сания Сабирова. -Район башлыгына да әйтегез, безне шулай зурлаганы өчен Ходай үзенә дә шундый дәрәҗәләр бирсен, амин,-ди Урта Балтайдан Сания Сабирова. Аны котларга Россия...

-Минем барлыгымны күреп-белеп торучы ил башлыгы Путинга рәхмәт ирештерегез, яме,-дип каршылады 90 яшьлеген күршеләре, аны кадер-хөрмәттә яшәтүче туганнары белән бергә әзерләгән мул сыйлы табын түрендә утырган Сания Сабирова. -Район башлыгына да әйтегез, безне шулай зурлаганы өчен Ходай үзенә дә шундый дәрәҗәләр бирсен, амин,-ди Урта Балтайдан Сания Сабирова.

Аны котларга Россия Президентының Котлау Хаты, район бүләкләре, чәчәкләр белән килгән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Рифгать Хәбибуллинны каршыларына утыртып гыйбрәтле үткәнен сөйләде.

-Үз балаларымдай якын Алсу Баһавиева, Дамирә Рузметова, Люция Сабирова турында да мактап язырга онытмагыз,-дип кисәтергә дә онытмады әбекәебез.

-Гомерем буе фермада эшләдем. Сарыклар фермасы 15 еллар тулысы белән минем җаваплылыкта булды. Шушы эштә эшләп дан казандым, хөкүмәтебез бик күп бүләкләр бирде. Тик аларның берсе дә минем юбилейга Сез алып килгән чәчәкләргә җитми,-дип шатланды.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев