Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчкәнне саклап үстерик

Тулаем район буенча алганда, иртә язгы культураларны чәчү планы 9 май иртәсенә үтәлде. -Быелгы язгы чәчүгә җирләр тигез өлгерде. Аннан, көзге культураларны җирдә дым күп чакта самолет белән ашлау да бик нәтиҗәле булды,-ди агрофирманың Горбунов берләшмәсе механизаторы Фәһим Нәҗмиев. Кырга чәчүлек, ашлама китереп, агрегатларга төяп торучы Ринат Мифтахов, Марсель Нәҗмиев,...

Тулаем район буенча алганда, иртә язгы культураларны чәчү планы 9 май иртәсенә үтәлде.

-Быелгы язгы чәчүгә җирләр тигез өлгерде. Аннан, көзге культураларны җирдә дым күп чакта самолет белән ашлау да бик нәтиҗәле булды,-ди агрофирманың Горбунов берләшмәсе механизаторы Фәһим Нәҗмиев. Кырга чәчүлек, ашлама китереп, агрегатларга төяп торучы Ринат Мифтахов, Марсель Нәҗмиев, Фирзәр Хәмидуллин, Рамил Сафиуллин һәм Ранис Камалиев та тәҗрибәле игенче сүзләрен хуплыйлар. Агрофирманың Әлмәндәр бүлекчәсе басуларында язгы чәчү районда иң беренче булып төгәлләнде. Бу көннәрдә "Зөя" агрофирмасы һәм хуҗалыкларда басуларны чүп үләннәре, төрле корткычлар, авыруларга каршы үзвакытында саклау өчен агрегатлар көйләнә, тиешле агрохимикатлар запасы туплана.

-Бу максатка районда эремә сиптергеч тагылма һәм үзйөрешле 25 агрегат бар. Елдагыча, аларны кабул итү парадында эшләтеп карауга, көйләнешенә иг тибар ителәчәк,-ди Россельхозцентр" ның Апас бүлекчәсе җитәкчесе Илдус Мөлеков.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев