Челтер-челтер ага чишмәләр
Тукай абыйның “Туган авыл” шигырен белмәгән, укымаган, җыр итеп җырламаган татар кешесе юктыр ул.
Минем дәү әтием, дәү әнием яши торган авыл, әниемнең туган авылы Югары Ындырчы да бик күпләргә таныштыр дип уйлыйм. Табигатьнең бик матур җиренә, тау астына урнашкан ул. Авылның чишмәләре генә дә ни тора! Юлаучылар туктап су эчә, савытларына тутырып ала. Тау башындагы “Изгеләр” чишмәсенең саф суы дәвалау көченә дә ия диләр.
2010нчы елда яңа чишмә ачканнар. Исеме дә бик матур - “Саф” чишмә дип атала. Мин авылның табигате белән бик кызыксынам. Әнием авылның һәр почмагы, һәр тыкрыгы, һәр урамы, елгасы, күле, чишмәләре, тырыш халкы белән горурлана, алар турында безгә бик күп истәлекләр сөйли. Мин генә түгел, сеңлем Ясминә дә рәхәтләнеп, авылны күзәтәбез. матурлыгына сокланабыз, саф чишмә суын эчеп хозурланабыз.
Алмаз Садыйков, Биеш урта мәктәбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев