Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чернобельдәге афәт – күпләргә салды хәсрәт

Безнең ил халкы моңа охшаш Чернобыль АЭСы шартлауны 1986 елның 26 апрелендә үз җилкәсендә кичерде, хәер, кичерде, - дип әйтү дөрес тә булмас, - кичерә. Чөнки авариянең ликвидациясендә катнашкан, нурланыш алган кешеләребез, аларның гаиләләре бүген дә аны тоя, сәламәтлеккә зыянын кичерә, вафат була...

(25 апрель, “Апастово-информ“).


Чернобыль АЭСында аварияне туктатуга 100 меңнәрчә кеше катнашты. Ул төбәктә тереклек туктады. Аварияне туктатуда катнашкан безнең район егетләре саны 14 кеше. Аларның көчле нурланыш алганнары бүген исән дә түгелдер инде.

Менә шундыйларның берсе, Чернобыль АЭСын үзе монтажлаучы, авариядән соң аварияне туктатуда катнашучы районыбызның Чүрибураш авылы егете – Шәмсетдинов Фәрит Шәһертдин улы турында язмам. Ул 1952 елның 30 гыйнварында Чүрибураш авылында нефть эзләүче гаиләсендә туа. Башта үз авылында сигезьеллык, аннан Апас урта мәктәбен


тәмамлый, Казанда радиотехника техникумында укып, моторлар төзү заводына монтажлаучы булып эшкә урнаша. 1976 елда Октябрян (Әрманстан), көнбатыш Украинаның Ровеньский АЭСның 3нче блогын, аннан Чернобыльдә 1,2.3нче блокларны төзү эшендә эшли. Әлеге АЭСларның төп идарәләре Санкт Петербургта була. Фәрит 1980 елларда Ровенск АЭСнда эшли торган була.Шулвакыт Чернобыльдә шартлау була.Шартлау шулкадәр көчле була, ут ялкыны 1 км биеклегенә сузыла, реактив элементлар таркалуы һавага күтәрелә. Һәлакәтне бетерү өчен белгечләр, солдатлар, яшьләрне чакыралар. 30 км ераклыкка бөтен оешма, авыллар, кешеләрне эвакуациялиләр. Янгынның актив фазасы 10 тәүлеккә сузыла. Европада пычранган һава күләме 2 млн.км² җитә. Ф.Шәмсетдинов 4нче блок белән 3нче блокны аеру өчен бетон измәсе белән саркофак итеп каплыйлар.

Атом һәлакәтендә катнашкан кешеләр үзләренең тормышларын куркыныч астына куеп, нинди зур батырлык эшләгән. Алар үз гомерләре хисабына киләчәк өчен көрәш алып барганнар.

Һәлакәт фаҗигасендә катнашучы кешеләргә ярдәм ташламалар 1993 елдан гына билгеләнә башлады. Быел һәлакәткә - 35 ел. Әмма, никадәр гаилә бу авыр хәсрәтне үзләре күңеле аша кичерә бит. Көр күңелле, гаиләсе өчен янып торган Шәмсетдинов Фәрит тә 2009 елның 5 февралендә дөнья куя.

Фәритне тудырган әнисе Зөһрә апага, сугышта катнашкан ире Шәһертдин вафатын да онытып бетермәгән килеш улының якты дөньядан китүен ничек кичерде икән?

Чернобыль, Фукусима АЭСы һәләкәте дигән сүзләрдән соң тетрәндереп куя. Ходаем, әле табигать, әле кемнәрнеңдер үз ваемсызлыгы аркасында никадәр кешенең гомере өзелә бит...

Бу фаҗигане кичергән гаиләгә тирән сабырлык телисе килә. Вафат булган каһарманнарның батырлыгы, аларның якты истәлеге безнең куңелләрдә бик озак сакланыр...

Безнең музейда Бөек ватан сугышында катнашкан Шәмсетдинов Шәһертдин һәм аның улы Шәһертдинов Фәритнең Чернобыль вакытында катнашкан материалларны берләштергән альбом саклана. Альбомны үз куллары белән, гомерен 42 ел балаларга белем биргән хормәтле укытучы ир хатыны, ана - Шәмсетдинова Зөһрә апа төзегән.

Рәсемдә: Чернобель АЭСын төзуче дә һәм авариядән соң ликвидациядә катнашкан Фәрит Шәмсетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев