Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Черри-велли“ үрдәкләре Болгаерга “очты“

Ташламалы бәядән “Йолдыз“га язылып, квитанцияләрен юллаган укучыларыбыз арасында лотерея уйнаттык.

Отыш ияләрен дә газета укучылар катнашында, гадел итеп билгеләргә тырыштык. Бу вакытта иганәче тарафыннан бирелгән үрдәкләр редакция ишегалдында яңа хуҗаларын көтә иде. Билгеле булганча, үрдәк ияләренең икесе дә Олы Болгаер җирлегеннән. 5 үрдәк – Олы Болгаердан Мәүлеҗиһан Дәүләтҗановага насыйп булды. Икенче отыш иясе – Кече Болгаердан 81 яшьлек Зөлфирә әби Вәлиәхмәтова. Үрдәкләрне үзебез алып барып, хуҗаларына тапшырдык, ояларына кертеп яптык, отыш ияләренең сөенечен уртаклаштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев