Чикләүләр йомшартылса да, битлек кию актуаль
Татарстанда 21 февральдән QR-кодлар системасы гамәлдән чыгарылды, әмма битлек кию режимы актуаль булып кала.
(11 март, “Апастово-информ”).
Белгәнебезчә, бүгенге көндә коронавирус инфекциясенә каршы вакцина булуын яки әлеге чирне кичерү фактын раслаучы QR-кодлар кирәкми. Бу хактагы карарны республиканың Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган иде.
“Чикләүләр йомшартылса да, битлек кию режимы актуаль булып кала. Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеген кайгыртыйк, саклык чаралары турында онытмыйк. Вакытында прививка ясатып, авыруларга каршы торыйк, - ди район үзәк хастаханәсе табибы Гөлсинә Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев