Чираттагы салмыш шофер Дәвеш-Кильдураз юлында очраган
ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы кичке рейд вакытында кабат салмыш шофер белән очраша.
(20 апрель, “Апастово-информ“).
Шофер кичке сәгать 7ләр тирәсендә машинасы белән юлга чыга һәм аның юлы уңышсыз тәмамлана. Дәвеш-Кильдураз юлында юл сакчылары белән очраша.
“Олы яшьтәге абзый медицина тикшеренүе узудан баш тарта. Аңа Рф КоАПның 12.26 маддәсе 1 бүлеге нигезендә җавап бирергә туры киләчәк. Шоферга 1,5 елдан 2 елга кадәр җәяү йөрергә һәм 30 мең сум штраф түләргә туры килүе ихтимал. Җәзаны суд билгели“, – ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев.
Юллар шаярганны яратмый, сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев