Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чирүлеләр бердәмлек күрсәтә

Чирү авылында зират тирәсе төзекләнә. Әлеге изге эш үзара салым акчасына һәм халык көче белән башкарыла. Авыл халкы, читтә яшәүче якташлары, гомумән, булдыра алган һәркем үз өлешен кертә.

(2 февраль, “Апастово-информ”). 


“Матди яктан ярдәм итүчеләр дә күп булды. Күпләр төзелеш эшләрендә катнашты. Күмәк, бердәм эшнең нәтиҗәсе дә күңелгә рәхәтлек бирә”, - ди Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов. 
 
Авыл халык сүзләренчә, зират тирәсен яңартуны Фәрит һәм Рузалия Гыйззәтуллиннар оештыра. Шулай ук Чирүне туган авылы дип санаучы, бүгенге көндә Каратунда яшәүче Алсу Гыймранова да социаль челтәрләрдә төркемнәр булдырып, авылдашларны берләштереп, акча җыюга, өмәләргә чакыруга саллы өлеш кертә. 
 
“Гыйззәтуллиннарның балалары Рөстәм белән Рәдиф, Илдүс Саттаров, Эдик Рәхмәтуллин, Мансур Хәбибуллин, Алмаз һәм Айдар Әбубәкеровлар, Вазыйх Гыйззәтуллин, Илгиз һәм Илшат Нигъмәтҗановлар, Илдар Фазлыев, Зөфәр Фатыйхов төзелеш эшләрендә теләп катнашты. Алар көче белән яңа профнастил рәшәткәләр тотылды. Зират тирәсе төзек булгач матур. Эшләр күп калмады. Тагын 100 метр араны быел төзекләндереп бетерәбез”, - ди Таһир Хөсәенов.

#яшәавылымминем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев