Чирмешән авылында Корбан ашы узды
Чирмешән авылында гомер итүче Дания апа Шәфигуллина мәдәният йортына барлык авыл халкын җыеп, зурлап Корбан ашы уздырды
Дания апа моннан 63 ел элек Олы Кайбыч авылыннан килен булып төшкән.
– Чирмешәнгә эшкә килгән җирдән тормышка чыгып төпләнеп калдым. Иптәшем белән дүрт бала тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгардык. 52 ел парлы гомер кичергән тормыш иптәшем генә иртәрәк бакыйлыкка китеп барды. Инде менә күңелем белән уйлап йөргән ниятем дә үтәлде, -ди Дания апа. Мәҗлескә җыелган абый-апалар авыл мулласы Кәрибулла хәзрәт Ибраһимов башкаруында вәгазьләр тыңладылар, сүрәләр укып, дога кылдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев Чирмешән авылы халкына район башлыгы исеменнән котлау сүзләрен ирештерде. Дания апа район җитәкчеләренә, авыл мулласына, мәҗлесне оештыруда ярдәм иткән Хаҗирә Шәйдуллинага, Нурия Габдрахмановага, Люзия Каюмовага, Тәскирә Вафинага, Саҗидә Гыйләҗевага, Илсөя Хасановага, авыл җирлеге һәм медпункт хезмәткәрләренә, ихтирам итеп килгән барлык авылдашларына олы рәхмәтләрен ирештерде.
– Исән-имин булып, сәламәтлектә киләсе Корбан айларын да күреп, шундый табын артында утырырга язсын, - диде Дания апа Шәфигуллина.
Гүзәл Хилавиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев