Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чирмешән кырына самолет ник төшкән?

Районга 10 көн элек килгән "АН-2" авыл хуҗалыгы авиациясе командасы кичә Чирмешән кырындагы вакытлы аэродромга күченде. Бу атна ахырында Борнаш якларындагы кырга төшәчәк. Экипаж командиры Виктор Захаров районда эшнең оештырылышы югары булуын билгеләп үтте. -Самолетка ашлама салу технлолгиясе, кыр ашханәсе, вакытлы тору урыннарыбыз бик әйбәт. Бу сезонда 10 мең гектардан...

Районга 10 көн элек килгән "АН-2" авыл хуҗалыгы авиациясе командасы кичә Чирмешән кырындагы вакытлы аэродромга күченде. Бу атна ахырында Борнаш якларындагы кырга төшәчәк. Экипаж командиры Виктор Захаров районда эшнең оештырылышы югары булуын билгеләп үтте.

-Самолетка ашлама салу технлолгиясе, кыр ашханәсе, вакытлы тору урыннарыбыз бик әйбәт. Бу сезонда 10 мең гектардан да ким булмаган мәйданда басуларны ашлау үткәрергә исәплибез,-ди тәҗрибәле һава игенчесе.

Чирмешән бүлекчәсе идарәчесе Рафик Гыйбадуллин иртә яздан, җирдә дым күп чакта ашлама кертү уҗымнарның көчен бермә-бер артттыра дип саный.

-Ничек кенә исәпләсәң да уҗымнарны самолет белән һавадан ашлау отышлы, моңа тоткан чыгымнар өстәмә ашлык булып икеләтә кире кайта,-ди. Агрофирманың Горбунов исемендәге берләшмә баш идарәчесе Кәфил Гыймранов самолет янына көнгә берничә тапкыр килеп китә.

-Самолет экипажы командиры Виктор Захаров белән мин күптәннән таныш инде. Аларның Киров якларындагы аэродромнарыннан Апаска очып килүе якынча 3 сәгать вакыт ала. Самолет экипажы безнең Апас кырларын бик яхшы белә, быел алар районга бишенче тапкыр килде. Көн бик матур, җилсез булганда самолет иртәнге алтыдан кичкә кадәр 500-600 гектар уҗымнарны ашлап өлгерә. Бер карыш җир дә эшкәртелмичә калмый, һәр кыр чикләре Глонасс системасына кертелгән. Ашлама, ягулык белән тоткарлык юк-эшләргә дә эшләргә генә,-ди.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев