Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чирмешән мәктәбе быел зур үзгәреш кичергән

Илфат Вафин җитәкчелегендәге бу мәктәптә Чирмешән, Багыш, Аюкөйдергән авылларыннан 38 укучы белем ала. Беренче сыйныфка алты бала укырга килгән. Шуның бишесе Багыштан, берсе Чирмешәннән. Балаларга 14 укытучы белем бирәчәк. Быел мәктәп үзгәрешләр кичергән - ул хәзер Чирмешән төп гомум белем бирү мәктәбе дип атала. Белем бәйрәменә ныклап хәзерләнгәннәр биредә. Иң...

Илфат Вафин җитәкчелегендәге бу мәктәптә Чирмешән, Багыш, Аюкөйдергән авылларыннан 38 укучы белем ала. Беренче сыйныфка алты бала укырга килгән. Шуның бишесе Багыштан, берсе Чирмешәннән.

Балаларга 14 укытучы белем бирәчәк. Быел мәктәп үзгәрешләр кичергән - ул хәзер Чирмешән төп гомум белем бирү мәктәбе дип атала.

Белем бәйрәменә ныклап хәзерләнгәннәр биредә. Иң элек мәктәп директоры Илфат Вафин яңа уку елы белән тәбрикләде, биредәге үзгәреш-яңалыкларга тукталды, лаеклы ялга киткән укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

- Ике ел элек мәктәбебезгә капиталь ремонт ясалган иде. Саклап, карап торгач бүген дә чиста, төзек ул. Мәктәп яны бакчасында кыш буена җитәрлек яшелчә үстерәбез. Мәктәбебезнең киләчәге дә бар әле. Бүген Чирмешән балалар бакчасында 11, Багышта 9 бала йөри. Дус-тату коллективыбыз белән районкүләм уза торган һәр чарада актив катнашып уңышлар яулыйбыз. Быел мәктәпне тәмамлаган укучыларыбызның югары уку йортларында белем алулары да безнең өчен сөенеч, - диде ул.

Багыш авылыннан Гөлия Нуртдинованың кызы Сөмбел беренче класска укырга килгән. "Үзем дә шушы мәктәпне тәмамладым, хәзер менә өченче кызым бирегә укырга килде. Ике апасы белән бергә йөрүе кечкенә кызыма рәхәт булыр дим, -ди ул.

Укучылар үзләренең җырлары, шигырьләре аша укуларын да, каникул көннәрен ничек үткәрүләрен дә тәфсилләп сөйләп бирделәр. Алар чыгышын килгән кунаклар, әти-әниләр бик ошатып карадылар, изге теләкләрен җиткереп, уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздникиАпастово школыАпастово деньзнанияАпастово