Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чирмешәнгә ике солдат кайтты

Хәрби бурычларын үтәп Чирмешәнгә 2 солдат егет кайтты. Шарафутдинов Шамил һәм Сафиуллин Илназ намус белән хезмәт итеп, исән-имин туган якларына кайтып, әниләрен, туганнарын, авылдашларын сөендерде. Мәчет каршында эшләүче мәдрәсәнең элекке шәкертләре үзләренең дәвамчылары булган нәни шәкертләр Абзалов Рәмис һәм Касыймов Илшатлар кулыннан мәчәтебез тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кабул итте. Мәдәният йортында...

Хәрби бурычларын үтәп Чирмешәнгә 2 солдат егет кайтты. Шарафутдинов Шамил һәм Сафиуллин Илназ намус белән хезмәт итеп, исән-имин туган якларына кайтып, әниләрен, туганнарын, авылдашларын сөендерде. Мәчет каршында эшләүче мәдрәсәнең элекке шәкертләре үзләренең дәвамчылары булган нәни шәкертләр Абзалов Рәмис һәм Касыймов Илшатлар кулыннан мәчәтебез тарафыннан әзерләнгән бүләкләр кабул итте. Мәдәният йортында үткән "Изгелегең белән кил, Яңа ел!" дип аталган кичәнең матур бер бизәге булды әлеге мизгелләр. Егетләргә алдагы көннәрендә дә зур уңышларга ирешеп, сәламәтлектә, муллыкта хәерле гомер кичерүләрен телим.

Нурия Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев