Реклама
Җәмгыять
Чиста булгач күңел тыныч була
Административ хокук бозуларны тикшерү комиссиясе чираттагы утырышын үткәрде.
(2 сентябрь, “Апастово-информ“).
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев һәр хокук бозучының эшенә анализ ясап, комиссия белән бергәләп нәтиҗә чыгарды.
Йорт тирәләрен чүп-чар баскан кешеләргә беренче очракта кисәтү ясала. Кисәтү, әйтүләргә колак салмаучыларга штраф түләргә туры киләчәк. Хуҗалыкларында төзелеш эшләре планлаштырган кешеләр дә рөхсәт справкаларын авыл җирлекләреннән үзвакытында алырга тырышсыннар иде. Утырышта сүз шул хакта барды.
“Комиссия утырышларының нәтиҗәсе бар. Кисәтү ясалгач, күп кенә хуҗалыклар йорт алларын тәртипкә салдылар“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев.
Йорт тирәләрен чиста тотыйк, үзебезгә шелтә алып, күңелебезне борчуга салмыйк, - дип өстәде комиссия секретаре Асия Ахмадуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев