Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чүпрәле эшмәкәрләре ничек эшли?

Күрше Чүпрәле районында эшләп килүче эшмәкәрләрнең тормышы, эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында, район башлыгы җитәкчелегендәге делегация чираттагы сәфәргә чыкты.

(22 нче июль, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).


Күршеләр бик җылы итеп каршы алдылар. Район буенча озатып йөреп таныштырдылар. Биредә сөт җитештерү цехы, җиләк үстерү, кош-корт үстерү, чәй ясау, сәнәгать өлкәсен карадылар. Эшмәкәрләрнең эшләп китү алымнары, эшчәнлекләре белән якыннан танышып, кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов рәхмәт йөзеннән, тәҗрибәсе белән уртаклашкан эшмәкәрләгә Апас чәен бүләк итте. Бүгенге көндә район җирлегендә эшләп килүче эшмәкәрләрдә үзләренә бик кирәкле мәгълумат тупладылар.

“Без Буа, Кама Тамагында булдык. Инде менә Чүпрәлегә килдек. Тырыш, уңган кешеләр белән таныштык, тәҗрибә уртаклаштык. Бик файдалы һәм кызыклы очрашу булды. Безне шулай җыеп, оештырып алып килүче район башлыгына рәхмәтлебез.”, - диде Дәвеш авылыннан Наилә Әхмәдиева.
Чүпрәле районында уңышлы гына эшләп килүчеләр тәҗрибәсе турында аерым язабыз. Безнең социаль челтәрләрне карап барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев