Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүптән дә кәнфит ясап була

Алабуга икътисади зонасындагы калдык, такта-брус чыгарырга яраксыз, картайган яки авыру яфраклы агачларны ваклап, йомычка-пычкы чүбеннән бик шәп һәм арзан төзелеш материалы чыгаручы заводка Апас урманнарыннан көн дә йөзләгән кубометр усак-юкә озатыла. Дәүләт тарафыннан үткәрелгән тендер-аукционда отып чимал әзерләүче урман бригадасы ул яраксыз, картайган агачларны кул пычкысы, балта белән екмый, әлбәттә....

Алабуга икътисади зонасындагы калдык, такта-брус чыгарырга яраксыз, картайган яки авыру яфраклы агачларны ваклап, йомычка-пычкы чүбеннән бик шәп һәм арзан төзелеш материалы чыгаручы заводка Апас урманнарыннан көн дә йөзләгән кубометр усак-юкә озатыла. Дәүләт тарафыннан үткәрелгән тендер-аукционда отып чимал әзерләүче урман бригадасы ул яраксыз, картайган агачларны кул пычкысы, балта белән екмый, әлбәттә. Менә шундый агач әзерләү урман комбайны белән бер эш сменасында 350 кубометрдан артык агач әзерләп була. Бүген бу комплекс Биябаш урманнарында эшли. Үзегез дә барып күрә аласыз-замана яңалыклары район урманнарына да килеп җитте. Ә инде корыган, картайган һәм эшкә яраксыз агачлары киселеп чистартылгач, бу делянкаларда яңа, авыруларга чыдам токымлы яңа урман утыртылачак.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев