Чүрибураш авылы янәшәсендә транспорт һәлакәте
Казан – Ульяновск юлының Чүрибураш авылы янәшәсендә ике машина катнашында транспорт һәлакәте теркәлә.
Юл кырыена туктаган “Калина“ хуҗасы арттан килгән машинага игътибар итмичә кузгалып китә. Аның игътибарсызлыгы нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр зыян күрә. Арттан килгән “Калина“ юл кырыена төшеп каплана. Тән җәрәхәте алучылар да бар. Иң куркынычы – соңгы машинада кечкенә бала да утырган була. Махсус урындыкта урын алган баланың сәламәтлегенә зыян килми. Машиналар шулай ук зур чыгымнар таләп итә. Юлларда сак булыгыз, сезнең өйдә сау-сәламәт кайтуыгызны көтәләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев