Чүрибураш һәм Танай-Турай авылы халкы шәп спектакль караган
Аны үз авылларында яшәүче җирле үзешчәннәр тәкъдим иткән.
(31 март, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).
Спектакль районда узучы "Театрда заман сулышы" фестивале кысаларында күрсәтелгән. Җирле үзешчән артистлар Туфан Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” әсәрен сәхнәләштергәннәр.
“Бик тырышып әзерләндек. Авылдашларыбыз бик яратып кабул иттеләр. Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез”, - диләр Чүрибураш һәм Танай-Турай авылларының мәдәният хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев