Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чүрибураш мәдәният йортында Фердинанд Сәлахов белән очрашу кичәсе узды

Татарстанның Халык артисты авылдашларына күңелле ял киче бүләк итте.

(6 октябрь, “Апастово-информ”).


“Кичәгә барлык авылдашлар җыелды. Чүрибураш авылының олы горурлыгы, моңлы сандугачы булган Фердинанд Сәлахов авылдашларына үзенең җырларын бүләк итте, күңелендә сакланган хатирәләрен яңгыратты. Биредә Фердинанд Сәлаховның сәхнә дуслары да чыгыш ясады. Авылдашлар Чүрибураш авылын еракларга таныткан җырчыга ихлас рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен ирештерделәр”, - дип хәбәр иттеләр Чүрибураш авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре.
Кичә Чүрибураш мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Хисамова, китапханә мөдире Рәйхана Вәлиуллина һәм Танай-Турай авылы клубы мөдире Гүзәл Вафина тарафыннан әзерләнгән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев